Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирустан вафат булган Чаллы кешесен, герметик капчыкка төреп, табутта җирлиләр
Мәетне юу Covid-19 таралуына бәйле рәвештә билгеләнгән барлык санитар-эпидемология таләпләрен үтәп башкарылачак.
(Чаллы, 28 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда коронавирустан вафат булган кешене мәетен герметик капчыкка төреп, табутта җирлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.
Чаллы кешесенең үлем сәбәпләрен ачыклау өчен, мазок алынган. «Татар-информ»га билгеле мәгълүматләр буенча, алынган мазок коронавирус диагнозын раслаган. Җирләнер алдыннан мәетне юуны барлык санитар-эпидемология таләпләрен үтәп башкарачаклар. Табутка салыр алдыннан мәетне герметик капчыкка төрәләр.
Ир-атны гадәти зиратта җирлиләр. Кабер вирусның таралу урыны була алмый, чөнки кеше исән булмаса, инфекция берничә сәгатьтән соң яшәү сәләтен югалта. Җирләү урыны берничә көннән соң куркынычсызга әйләнә.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда коронавирустан үлүнең беренче очрагы теркәлгәнен хәбәр иткән иде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инфекция аркасында вафат булган кешенең шәһит саналырга мөмкин булуын искәртте. Мөфти әйтүенчә, йогышлы авырудан вафат булган кеше табутта җирләнергә мөмкин, бу очракта җеназа кабер янында укыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз