news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие коронавирустан үлүчеләрне ничек җирләргә икәнен аңлатты

Камил Сәмигуллин, мәетне юу мөмкин булмаган очракта, җеназа кабер янында укыла, дип яза.

Татарстан мөфтие коронавирустан үлүчеләрне ничек җирләргә икәнен аңлатты

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үзенең телеграм каналында коронавирустан вафат булучыларны ничек җирләргә икәне хакында карары белән уртаклаша.

Коронавирустан вафат кешеләр герметик табутларда җирләнә, шул рәвешчә, ислам кушканча юып, җеназа уку мөмкин түгел.

Мөфти язуынча, вафат кешене юу ислам динендә мәҗбүри санала. Һәр мөселман вафат кешегә җеназа тиешенчә үткәрелүен кайгыртырга бурычлы.

Камил Сәмигуллин, дини галимнәрнең аңлатуларына таянып, чир сәбәпле бу дөньядан мөселман булып вафат булган кешенең шәһит дип саналырга мөмкин булуы хакында яза. «Имам Кархи әйтүенчә, әгәр җәсәдне юу мөмкин түгел икән (ул янган, кисәкләргә өзгәләнгән, яки инде аны җирләгәннәр), ул очракта җеназа кабер янында укыла. Ягъни, әгәр юмыйча җирләгәннәр икән, җеназа кабер янында укыла. Әгәр юу мөмкин икән, кушканча эшләнә».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100