news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган ел полиция законсыз әйләнештән ике йөз килограммга якын наркотик алган

2020 елда Татарстанда наркотиклар белән бәйле 5037  җинаять ачыкланды. 1,8 мең кеше җаваплылыкка тартылды, диде Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин.

Узган ел полиция законсыз әйләнештән ике йөз килограммга якын наркотик алган
Рамил Гали/архив

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 2020 елда Татарстанда полиция хезмәткәрләре 200 килограммга якын наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз әйләнештән алган.

«2020 елда Татарстан территориясендә наркотиклар белән бәйле 5037 җинаять ачыкланды. 1,8 мең кеше җаваплылыкка тартылды. Полиция хезмәткәрләре 200 килограммга якын наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз әйләнештән алды», — диде Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның еллык коллегиясендә.

Аның сүзләренчә, былтыр наркотиклар күчерү белән шөгыльләнгән 61 канал ябылган, аларның икесе халыкара масштабта эшләгән булган. 

Элегрәк «Татар-информ» Татарстандагы һәр оешкан җинаятьчел төркемнең контрольгә алыначагы турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100