news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Хохорин: Татарстандагы һәр оешкан җинаятьчел төркем контрольгә алыначак

Кичә Казанда 35 кеше катнашында конфликт чыккан.

Артем Хохорин: Татарстандагы һәр оешкан җинаятьчел төркем контрольгә алыначак
president.tatarstan.ru

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның хокук саклау органнары һәр оешкан җинаятьчел төркемне контрольгә алачак.

«Мондый төркемнәрнең күп икәне билегеле. Әмма нәрсәдер эшләргә җыянган һәр оешкан җинаятьчел төркем контрольгә алыначак», — диде Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның 2020 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында. 

Аның сүзләренчә, җинаятьчел төркемнәргә каршы көрәш Эчке эшләр министрлыгының төп бурычларының берсе.

Кичә полиция хезмәткәрләре Казанда массакүләм сугышны туктаткан, анда 35 кеше тоткарланган.

Моңа кадәр 9 гыйнвар көнне Яшел Үзәннең «GoBlin» кафесы янында ике оешкан җинаятьчел төркем катнашындагы сугыш күзәтү камераларына язылган. Берничә көннән 6 кеше тоткарланган һәм кулга алынган. Аларның иң өлкәненә - 26, кечесенә 18 яшь булуы билгеле.

14 гыйнвар көнне Яшел Үзәндә район җитәкчесе һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, тикшерү комитеты һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре белән җыелыш булды. Анда районда яшүсмерләр җинаятьчелегенә бәйле вазгыять начараю сәбәпле, алга таба уртак гамәлләр турында җитди карарлар кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100