news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда икътисади җинаятьләр саны арткан

2020 елда республикада 2,5 мең икътисади җинаять ачыкланган.

Татарстанда икътисади җинаятьләр саны арткан
"Татар-информ" архивы

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда, 2019 ел белән чагыштырганда, 2020 елда икътисади җинаятьләр саны арткан.

Былтыр республикада 2527 ачыкланган. 2019 елда әлеге сан 2223 булган.

«2020 елда Татарстанда 2527 икътисади җинаять ачыкланды. Аларның һәр дүртесе аеруча зур күләмдә кылынган. Узган ел икътисади куркынычсызлык бүлекчәләре хезмәткәрләре тарафыннан коррупция белән бәйле 1 меңнән артык җинаять кисәтелде», — дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның еллык коллегиясендә.

Узган ел Татарстанда полиция хезмәткәрләренең ике йөз килограммга якын наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз әйләнештән алуын язган идек.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100