news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын бер үлем очрагы расланган

Пандемия башланганнан бирле, республикада 410 кеше COVID-19 корбаны булган.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстанда коронавирустан тагын бер үлем очрагы расланган.

«Бу юлы 1963 елда туган ир-ат ковид корбаны булган», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Бүгенге көнгә республикада коронавирустан 410 үлем очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда 40 кеше коронавирус йоктырган, дип хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100