news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 40 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Республикада бер тәүлек эчендә 44 кеше коронавирустан терелгән.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 40 яңа очрагы ачыкланган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдергәнчә, узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 40 очрагы теркәлгән.

«Шул рәвешле, инфекция йоктырган кешеләрнең гомуми саны 19 235кә җитте», — диде спикер.

Татарстанның баш санитар табибы урынбасары сүзләренчә, бер тәүлектә белгечләр коронавируска 7,8 мең тест үткәргән, республикада барлыгы 2,1 миллионнан артык кеше әлеге процедураны узган.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасар Владимир Жаворонков республикада 16 меңнән артык кешенең (шуларның 44е — узган тәүлектә) коронавирустан терелүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100