news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кузбасста шахтерлар һәлак булу сәбәпле, өч көнлек матәм игълан ителде

Һәлакәттә 11 кеше үлгән, 60 кеше зыян күргән.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Кузбасста шахтада шартлау булу сәбәпле, эшчеләр һәлак булды, шунлыктан өч көнлек матәм игълан ителде. Бу хакта Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилевның рәсми Telegram-каналында хәбәр ителә.

«Губернатор Сергей Цивилев шахтерлар һәлак булу сәбәпле, 26-28 ноябрьдә Кузбасста өч көнлек матәм игълан итте», — диелә хәбәрдә.

25 ноябрьдә, Мәскәү вакыты белән 5.08 сәгатьтә, Россия техник күзәтчелегенең Себер идарәсенә Белов районында урнашкан «Листвяжная» шахтасында төтенләнү һәм аннан соң шартлау турында хәбәр килгән. Фаҗига вентиляциядә күмер тузаны яну сәбәпле килеп чыккан.

Һәлакәттә 11 кеше үлгән. 60 кеше зыян күрүе турында хәбәр ителә.

РФ Президенты Владимир Путин һәлак булган шахтерларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты, төбәк хакимияте аларга кирәкле ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

 

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100