news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кузбасстагы шахтада янгында унбер кеше һәлак булган

Барлыгы 46 кеше зыян күргән, шуларның икесе авыр хәлдә.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Кемерово өлкәсенең «Листвяжная» шахтасында янгын чыккан. Әлегә 11 кеше һәлак булуы билгеле.

«5.08 сәгатьтә Ростехнадзорның Себердәге идарәсенә Беловский районында урнашкан шахтада төтен чыгып, шартлау булуы турында хәбәр килде. Фаҗиганең сәбәбе билгеле: вентиляциядә күмер тузаны яна башлаган, нәтиҗәдә, шахтага төтен таралган. Коткару операциясе дәвам итә», — дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы ашыгыч ярдәм хезмәтенә сылтама белән.

Ашыгыч ярдәм хезмәте мәгълүматына караганда, шахтадагы 46 эшче исән калган. «Соңгы мәгълүматлар буенча, 46 кеше зыян күргән. Шуларның икесе авыр хәлдә, 44 кешегә килгән зыян уртача һәм җиңел дәрәҗәдә дип бәяләнә», — дип хәбәр итә агентлык.

Кузбасс хакимияте һәлак булучы һәм зыян күрүчеләрнең барлык туганнарына ярдәм күрсәтеләчәк, дип белдерә. Ярдәм турындагы карарны коткару операциясе тәмамланганнан соң кабул итәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100