news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ: Казанда яшь кызны бәрдергән автобус йөртүчесе аңа юл бирмәгән

Фаҗига шаһитлары автобус шоферы караңгыда кызны күрми калган булуы мөмкин, дип фаразлаган иде.

ЮХИДИ:  Казанда яшь кызны бәрдергән автобус йөртүчесе аңа юл бирмәгән

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда яшь кызны бәрдергән автобус йөртүчесе аңа юл бирмәгән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Моңа кадәр «Татар-информ» Казан үзәгендә җәяүлеләр кичүендә автобус кызны бәрдерүе турында хәбәр иткән иде. Фаҗига шаһитлары автобус шоферы караңгыда кызны күрми калган булуы мөмкин, дип фаразлаган иде.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, автобус йөртүчесе кызга зебрада юл бирмәгән. Шунлыктан, үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100