news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә җәяүлеләр кичүендә автобус кызны бәрдергән, кыз вафат булган

Юл һәлакәте кичә кич Островский урамында булган.

Казан үзәгендә җәяүлеләр кичүендә автобус кызны бәрдергән, кыз вафат булган

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә җәяүлеләр кичүеннән чыгып барган кызны автобус бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары сөйләде.

Кичә кич белән Островский урамында авария булды. Шаһитлар сүзләренчә, кыз җәяүлеләр кичүеннән юл аркылы чыккан.

Автобус йөртүчесе караңгыда җәяүлене күрмәгән булуы ихтимал.

Зыян күрүче һәлакәт урынында ук үлә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100