news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан ундүртенче пациент вафат булды

Түбән Камада яшәүче 80 яшьлек хатынның үлү сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.

Татарстанда коронавирустан ундүртенче пациент вафат булды
Владимир Васильев архивыннан

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан үлүнең 14нче очрагын расладылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

«20 июньдә Түбән Камада яшәүче 1940 елда туган хатын-кыз вафат булды. 12 июньдә ул Covid-19 вирусы аркасында килеп чыккан полисегментар ике яклы пневмония белән Түбән Кама үзәк район күпрофильле хастаханәсе базасындагы йогышлы авырулар госпиталенә озатылды», — дип хәбәр итте Галимова.

Пациенткада шикәр диабеты, хроник йөрәк- кан тамырлары авырулары, шулай ук бөер эшчәнлеге җитешсезлеге булган. Үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, тәүлек эчендә республикада Covid-19 зарарлануның 40 яңа очрагы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100