news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 40 яңа очрагы ачыкланган

Республикада коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 1174 кеше дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 40 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан табиблары 40 пациентка коронавирус диагнозы куйган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. 

«10 кеше хастаханәдә, 30 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова. 

Авыручыларның иң күбесе 18-30 яшьлекләр арасында, алар 12 кеше, шулай ук 30-50 яшьлекләр арасында да 12 кеше авырый. 

Казанда 22, Чаллыда 6 авыру ачыкланган. 

Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле, Татарстанда коронавирус белән авыручы 4350 кеше ачыкланган. Алар арасыннан 3163 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә — 35 пациент терелгән. 1174 кеше әле дә дәвалана.  

news_right_1
news_right_2
news_bot