news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп өемен сүндерүен дәвам итә

Урында 5 янгын сүндерү машинасы, 14 үзбушаткыч, 3 трактор һәм 4 бульдозер эшли.

Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп өемен сүндерүен дәвам итә
mchs.tatarstan.ru

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп-чар өемен сүндерүен дәвам итә, дип белдерде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Орел авылы янындагы полигонда каты көнкүреш калдыклары өеменә ут кабуы хакында хәбәр иткән иде. Янгынның мәйданы 150 квадрат метр тәшкил итә. Утны сүндерүгә бульдозерлар һәм үзбушаткычлар җәлеп ителгән.

Кичә биредә ике сәгатьтән артык Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ка-32 вертолеты эшләде. Ул чүп-чар өеменә биш тоннага якын су сипте.

Бүген иртән ул су сибү өчен тагын һавага күтәрелде. Хәзерге вакытта урында 5 янгын сүндерү машинасы, 14 үзбушаткыч, 3 трактор һәм 4 бульдозер эшли. Янгынны сүндерү өчен 70 кеше җәлеп ителгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot