ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лаеш районында полигонда чүп өемендәге янгынны сүндерәләр

24 июнь 2018, 17:21 , Фото: МЧС по РТ

Лаеш районында полигонда чүп өемендәге янгынны сүндерәләр Орел авылыннан ерак түгел җирдә каты көнкүреш калдыкларына ут капкан.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Лаеш районында полигонда чүп өемендәге янгынны сүндерәләр. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Орел авылы янындагы янгын турында хәбәр ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен бердәм 112 номерына бүген көндез килеп кирешә.

Гадәттән тыш хәл урынында янгын сүндерүчеләр чүп өменең астан пыскып ятканын ачыклый. Ачык януны булдырмый калу өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре калдыкларның өске катламына су сибәләр. Ә подрядчы оешмалардан китертелгән бульдозерлар, үзбушаткычлар өемне ком һәм туфрак белән күмә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10