news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Газ шартлаган йортта яшәүчеләрне якындагы мәктәпкә эвакуацияләделәр

Барлыгы йорттан 52 кеше, шул исәптән ун бала, эвакуацияләнгән.

Газ шартлаган йортта яшәүчеләрне якындагы мәктәпкә эвакуацияләделәр
Әдилә Зыятдинова

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Газ шартлаган йортта яшәүчеләрне якындагы мәктәпкә эвакуацияләделәр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Көнкүреш газы шартлаганнан соң Волгоград урамындагы бер йортта ярыклар барлыкка килде. 52 кеше, шул исәптән ун бала, якындагы мәктәпкә эвакуацияләнде.

Бераз соңрак йортның беренче һәм дүртенче подъездларында яшәүчеләргә үз фатирларына кайтырга рөхсәт иттеләр.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген биш катлы фатирда газ шартлау сәбәпле, Казанда яшәүче бер ханым зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot