news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда биш катлы йорттагы фатирда газ шартлаган

Әлеге йортта яшәүчеләрне эвакуациялиләр.

Казанда биш катлы йорттагы фатирда газ шартлаган
Әдилә Зыятдинова

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Казанда яшәүче бер ханым биш катлы фатирда газ шартлау аркасында зыян күрә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 6.40 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына 112 Волгоград урамы буенча урнашкан 19нчы номерлы биш катлы торак йортта газ шартлавы турында хәбәр килде.

Урынга Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре чыкты. Фатирларның берсендә көнкүреш газы шартлавы ачыкланды.

Фатир хуҗасы зыян күргән.

Йортта ярыклар барлыкка килде, аның торышын комиссия бәяләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100