news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районында мәктәп укучыларының сугышу сәбәпләрен прокуратура өйрәнә

Тикшерү нәтиҗәләре буенча кирәкле процессуаль карар кабул ителәчәк.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Сарман районында мәктәп укучыларының сугышу сәбәпләрен прокуратура өйрәнә. Бу хакта Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Татарстанның күзәтчелек ведомствосы кушуы буенча, район прокуратурасы вакыйганың барлык шартларын ачыклау өчен тикшерү башлады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча кирәкле процессуаль карар кабул ителәчәк.

Элегрәк укучылар сугышканы төшерелгән видеоролик «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы карамагына эләккән иде. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре бу факт буенча тикшерү үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot