news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан 74нче пациент вафат булды

1974 елгы ир-ат коронавирус инфекциясе аркасында килеп чыккан пневмониядән вафат булган.

Татарстанда коронавирустан 74нче пациент вафат булды
"Татар-информ" архивы

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тагын бер кеше Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирустан үлүнең 74нче очрагы теркәлде», — диделәр министрлыкта.

1974 елгы ир-ат яңа коронавирус инфекциясе аркасында килеп чыккан пневмония белән Казанның 7нче хастаханәсе базасындагы вакытлыча инфекцион госпитальгә китерелгән була.

Вирусны ачыклыйлар, үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә расланган, диделәр ведомствода.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 21 яңа очрагы ачыкланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100