news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 21 очрагы теркәлгән

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус йоктыруның 7 меңнән артык очрагы ачыкланган.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 21 очрагы теркәлгән

(Казан, 23 сентябрь,«Татар-информ»). Татарстанда тәүлегенә яңа Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 21 очрагы теркәлгән. Аларның берсе читтән кертелгән һәм 20се контакт юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дүрт кеше хастаханәгә урнаштырылды, 17 кеше өйдә дәвалана», – диделәр ведомствода.

Авыруны йоктыручыларның иң күбе 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр арасында – тугыз кеше. Шул ук вакытта инфекциялеләр арасында балигъ булмаган, шулай ук 80 яшьтән өлкәнрәк бер генә кеше дә юк.

Татарстан муниципалитетлары арасында иң күп чир очраклары Казанда ачыкланган, анда вирусны 18 кеше йоктырган. Яшел Үзән, Кукмара һәм Спас районнарында инфекцияле берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 7 мең 65 очрагы теркәлгән. Бу чорда 5 мең 959 кеше сәламәтләнгән, аларның 36сы узган тәүлектә савыккан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100