Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган очкычтагы пассажирның хәле турында сөйләделәр
Аңа тиешле ярдәм күрсәткәннәр һәм хастаханәдән чыгарганнар.
(Казан, 23 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына Улан-Удэдан Мәскәүгә юл тоткан һәм Казан аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган самолеттагы пассажирның хәле турында хәбәр иттеләр.
Пассажирга — 24 яшь, ул Бурятиядән, очкычта ризык белән агуланган. Аңа тиешле ярдәм күрсәткәннәр һәм хастаханәдән чыгарганнар.
«Татар-информ» агентлыгы Улан-Удэдан Мәскәүгә юл тоткан очкыч, бер пассажирның хәле начараю сәбәпле, Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булуы хакында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз