news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Улан-Удэдан Мәскәүгә юл тоткан очкыч, пассажирның хәле авыраю сәбәпле, Казанга төшкән

Пассажирны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Улан-Удэдан Мәскәүгә юл тоткан самолет, бер пассажирның хәле авыраю сәбәпле, Казан аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган.

Һава судносы иртәнге сигездә аэропортка төшкән һәм пассажирны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар, шуннан соң Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot