news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда трассада дүрт кеше һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды

Алдан ачыкланганча, «КИА» каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Лада» белән капма-каршы бәрелешкән.

Татарстанда трассада дүрт кеше һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Татарстан юлында дүрт кеше һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды.

«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, башлангыч мәгълүматлар буенча, «КИА» автомобиле йөртүчесе каршы хәрәкәт юлына чыгып, «Лада» белән капма-каршы бәрелешкән.

Авариядә дүрт кеше — чит ил машинасын йөртүче, шулай ук «Лада» машинасының 69 яшьлек йөртүчесе һәм аның ике пассажиры һәлак булган.

Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Һәлакәтнең сәбәпләре билгеләнә.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә, вакыйга урынына республиканың Балык Бистәсе районы прокуроры Руслан Шакирҗанов килгән.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Балык Бистәсе — Котлы Бөкәш автомобиль юлында «КИА» һәм «Лада»бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100