420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан трассасында ике җиңел машина бәрелешкән, авариядә дүрт кеше һәлак булган.
«Татар-информ»га бу хакта фаҗига шаһитлары сөйләде. Аларның сүзләренә караганда, авария бер сәгатьләп элек Балык Бистәсе — Котлы Бөкәш автоюлында булган. Биредә «Лада» һәм «КИА» бәрелешкән.
Хәзерге вакытта дүрт кеше һәлак булганлыгы билгеле. Аларның өчесе - «Лада» автомобиленнән һәм берсе иномаркадан.
Авария килеп чыгу шартлары билгеләнә.