news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда бассейнда хлор белән агуланудан соң прокуратура тикшерү уздыра

Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда бассейнда хлор белән агуланудан соң прокуратура тикшерү уздыра. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифасын башкаручы Руслан Бариев хәбәр итте.

Ул тикшерү нәтиҗәсе буенча тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк диде.

Алдарак «Татар-информ» Боровецкий урманындагы ял базасында тугыз яшүсмернең һәм тугыз олы кешенең хлор белән агулануын хәбәр иткән иде. Алты бала хастаханәдә дәвалана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100