news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы бассейнында хлор белән агуланган алты яшүсмерне хастаханәгә салганнар

Балалар Боровецкий урманы ял базасында агуланган.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда бассейнда хлор белән агуланган алты яшүсмерне хастаханәгә салганнар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итте.

Кичә кич, Боровецкий урманы ял базасыннан 9 олы һәм 9 яшүсмернең үзләрен начар хис итүләре турында хәбәр килә. Барысы да күңел болгану, ютәлләү һәм күз кызаруга зарланган.

Нәтиҗәдә, хастаханәгә 6 яшүсмерне салганнар. Калган зыян күрүчеләрне табиблар урында караган. Аларны хастаханәгә яткыру таләп ителмәгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, агулану бассейнны зарарсызландыру матдәсе аркасында барлыкка килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot