news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә протест акциясе тәмамланып килә

Бүген Казанда узган чаралар тыныч характерда булды.

Казан үзәгендә протест акциясе тәмамланып килә
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда бүген шәһәр үзәгендә федераль протест акциясе кысаларында узган чара ахырына якынлаша. Көндезге сәгать икеләр тирәсендә акциядә катнашучылар шәһәр үзәгенә җыелды, аннары Бауман, Кремль урамнары һәм Черек күл яныннан узды. Сәгать өчләр тирәсендә акциядә катнашучыларның бер өлеше Ирек мәйданына килде.

Күпләр бу хәлләрне телефоннарына төшерде. Мәйданга полицейскийлар килгәч, кешеләрнең төп өлеше таралды.

Агентлык элек хәбәр иткәнчә, акция башында чараларны яктырту белән шөгыльләнә торган кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре тоткарланган иде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистларыннан тыш, «Эфир», Progorod, Kazanfirst, «Казанский репортер» хәбәрчеләре һәм операторлары тоткарланды. Бераз соңрак барысын да җибәрделәр.

Бүген Казанда узган чаралар тыныч характерда булды. Берничә катнашучы провокация оештырырга омтылганда тоткарланды. Полицейскийлар, росгвардиячеләр һәм ОМОН хезмәткәрләре корректлы эшләде.

Сәгать дүрткә таба кешеләр таралыша башлады. Төп масса китте, зур булмаган төркемнәр әле күпмедер вакыт үзәктә йөрде.

Шулай ук бүген Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә узган акцияләр дә тыныч булды. Акция бүген Россиянең кайбер зур шәһәрләрендә узды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100