news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Протест акцияләре вакытында тоткарланган «Татар-информ» журналистларын җибәргәннәр

Бауман һәм Кремль урамнарында уза торган акцияләр тыныч характерда бара.

Протест акцияләре вакытында тоткарланган «Татар-информ» журналистларын җибәргәннәр

(Казан, 23 гыйнвар,«Татар-информ»). Казан үзәгендә протест акциясе вакытында тоткарланган «Татар-информ» журналистларын җибәргәннәр.

Кайбер массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен тоткарлаганнар иде. Билгеле булганча, агентлык журналистларыннан тыш, «Эфир» телеканалы, Progorod, Kazanfirst, «Казанский репортер» хәбәрчеләре һәм операторлары тоткарланган.

Хәзерге вакытта «Татар-информ»ның өч хәбәрчесе, фотограф һәм оператор янә Казан үзәгендә эшли.

Бауман һәм Кремль урамнарында уза торган акцияләр тыныч характерда бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100