news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Социаль иминият фонды җитәкчесен тикшерү изоляторына җибәрделәр

Павел Лохановны 2 миллион сум ришвәт алган өчен тоткарлаганнар.

Татарстан Социаль иминият фонды җитәкчесен тикшерү изоляторына җибәрделәр
Алинә Фәйзрахманова

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Казан Идел буе районы суды Татарстан Социаль иминият фонды җитәкчесе Павел Лохановны кулга алды. Аны аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр.

Бүген тикшерү Лохановны ике айга тикшерү изоляторына җибәрүне сорады. Прокуратура үтенечне канәгатьләндерде.

«Бу эш буенча күпчелек шаһитлар аңа буйсына. Ул иректә калса, аларга басым ясарга мөмкин», - диде тикшерүче.

Лоханов үзе судтан беркая китмәү җәзасы билгеләү белән чикләнүен сорады.

«Бер шаһит күрсәтмәләренә нигезләнеп, мине сак астына алу дөрес түгел, җитмәсә ул намуссыз башкаручы да», - диде Лоханов.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда Социаль иминият фонды җитәкчесен 2 миллион сум ришвәт алган өчен тоткарлаганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100