news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Социаль иминият фонды җитәкчесен ришвәт алганда тоткарлаганнар

«Аеруча зур күләмдә ришвәт алу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе оператив хезмәткәрләре Татарстан Социаль иминият фонды җитәкчесе Павел Лохановны тоткарлады. Ул аеруча зур күләмдә ришвәт алган дип шикләнәләр.

«Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган елның көзендә инвалидларга 56 миллион сумлык махсус чаралар китерү өчен Фонд һәм бер оешма арасында килешү төзелгән.

Фонд хезмәткәрләре оешманың алдан уйлап килешү шартларын бозуын ачыклаган. Шуннан соң бу оешмадан 14 миллион сумнан артык акчаны кайтарту өчен Арбитраж судына шикаять бирәләр.

Быел август аенда әлеге оешма җитәкчесе Социаль иминият фонды җитәкчесе белән очрашкан. Фонд җитәкчесе «судка шикаять белән мәсьәләне хәл итәргә» тәкъдим иткән һәм шуның өчен 4 миллион сум сораган. Оперативниклар Лохановны акча алганда тоткарлаган.

Тикшерү органнары «Аеруча зур күләмдә ришвәт алу» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзер моның барлык сәбәпләре ачыклана, диде Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100