news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә Ык елгасында баткан үсмерне эзләү дәвам итә

Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү үткәрә.

Мөслимдә Ык елгасында баткан үсмерне эзләү дәвам итә
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ык елгасында 14 яшьлек малайның батуы турындагы хәбәр кичә көндез килгән. Урынга коткаручылар юл тоткан. Алар 600 квадрат метр мәйданда су төбен җентекләп тикшергән, шулай ук елга акваториясен күз уңыннан үткәргән, әмма яшүсмерне таба алмаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Төнлә эзләү эшләре туктатылган. Бүген иртән коткаручылар үсмерне янә эзли башлаячак.

«Татар-информ» агентлыгы кичә көндез Мөслимдә, Ык елгасында 14 яшьлек малайның батуы хакында хәбәр иткән иде. Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot