news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 14 яшьлек үсмер Ык елгасында батып үлгән

Балалар елгага су коенырга баргач, фаҗига килеп чыккан.

Татарстанда 14 яшьлек үсмер Ык елгасында батып үлгән
Татарстан прокуратурасы

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Мөслим районында Ык елгасында 14 яшьлек үсмер батып үлгән. Бу турыда Татарстан прокуратурасы хәбәр итте.

Мәрхүм бала ике дусты белән елгага су коенырга барган булган.

Бала һәлак булганнан соң, прокуратура тикшерү эшләре башлаган.

Урынга Мөслим районы прокуроры вазифаларын башкаручы Рамил Мухсинов барган.

news_right_1
news_right_2
news_bot