news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде

Әгәр һава торышы начарланган вакытта урамда булсагыз, көчле җилдә сезгә зыян китерергә мөмкин булган объектлардан ераграк торырга киңәш ителә.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һава торышы начарланган вакытта куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк агентлык бүген кич Татарстанда урыны белән яшен һәм көчле җил булуы турында хәбәр иткән иде.

Әгәр һава торышы начарланган вакытта урамда булсагыз, көчле җилдә сезгә зыян китерергә мөмкин булган объектлардан ераграк торырга киңәш ителә. Машиналарны зур агачлар янында калдырмагыз. Иң яхшысы – сезгә мондый вакытта өйдә калырга, ишек һәм тәрәзәләрне тыгызлап ябарга кирәк.

Әгәр сезгә яшен вакытында ачык һавада калсагыз, төрле сулыкларга якын бармагыз, чөнки яшен сугу 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда игътибарлы булырга һәм мөмкин булганда ерак юлга чыгудан баш тартырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100