news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Җил тизлеге көчәйгәндә секундына 15 — 20 метрга җитәргә мөмкин.

Синоптиклар Татарстанда яшен һәм көчле җил турында кисәтә
архив

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). 27 майда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшен, көчле яңгыр һәм җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Көньяк-көнбатыштан исә торган җил тизлеге көчәйгәндә секундына 15 — 20 метрга җитәргә мөмкин.

Казанда җил тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитүе ихтимал, диелә бу хәбәрдә. 

Төнлә һава температурасы +9..14 градус, көндез +18..23 градус җылы булыр, дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100