news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура: Филләр сугышы Казанда цирк эшен туктату өчен сәбәп түгел

Тикшерүчеләр манеждан тамашачылар урынына кадәр араны куркынычсыз булу-булмавын ачыклаган.

Прокуратура: Филләр сугышы Казанда цирк эшен туктату өчен сәбәп түгел
Алинә Фәйзрахманова

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казанның Вахитов районы прокуратурасы Казан циркында филләр сугышканнан соң тикшерү башлаган. Күзәтчелек ведомствосы әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый, хайваннарны тоту шартларын, шулай ук цирк тамашачыларының иминлеген тәэмин итү чаралары үтәлешен тикшерә. 

Беренче чиратта прокуратура вәкилләре вакыйга урынын — цирк манежын карады. Чакырылган белгечләр, шул исәптән Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) инспекторлары, аларның закон таләпләренә туры килүен тикшерү өчен, барлык кирәкле үлчәүләр үткәрде.

«Манежның үзеннән тамашачылар залындагы беренче рәткә кадәр минималь ара бер метрдан да ким булмаска тиеш. Без күрсәтелгән араны үлчәдек — ул 1 метр 60 сантиметр тәшкил итте, бу нормаларга туры килә», — диде Тикшерү комитеты вәкиле Никита Демидов.

«Хәзерге вакытта цирк эшен туктатып тору мәсьәләсе каралмады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокурор җавабы һәм тикшерү характеры турында карар кабул ителәчәк. Бүгенге көндә бу хакта сөйләргә иртә әле», - дип искәртте Казанның Вахитов районы прокуроры урынбасары Нияз Мотыйгуллин.

Казан циркы кассаларында 27-28 март һәм 3-4 апрельгә филләр катнашында цирк тамашасына билетларны сату дәвам итә, дип белдерделәр.

Агентлык карамагында бүген циркта төшерелгән видео бар. Язмада хәзер филләрнең үзләрен тыныч тотулары күренә, агрессия билгеләре күренми. Алар зур бинада асрала. Анда филләрне ашаталар һәм аларны карыйлар.

Элегрәк «Татар-информ» Казан циркында филләр сугышканнан соң прокуратура тикшерү башлады, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100