news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һава торышы начарланганда торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш ителә

Республика территориясендә буран һәм юлларда бозлавык көтелә.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы начар һава торышы шартларында саклану өчен тәкъдимнәрен җиткерде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Элегрәк «Татар-информ» сишәмбе көнне республикада +5 градуска кадәр җылытачагын һәм буран көтелүен, буранда күз күреме начарланачагын хәбәр иткән иде. Юлларда төнлә һәм иртән бозлавык булырга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе таймый торган һәм уңайлы аяк киеме кияргә, урамда саграк йөрергә киңәш итә. Актив ял һәм балык тотарга яратучылар үзләре белән төзек элемтә һәм навигация чаралары алырга тиеш.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләрне кирәксезгә торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Машинада куркынычсыз тизлектә йөрергә һәм дистанция саклау зарур. Каршы як хәрәкәт юлына чыгу кебек куркыныч маневрлардан сак булу сорала.

Җәяүлеләргә юлны зебра аша гына яки светофорның яшел уты янганда гына чыгарга кирәк, ләкин иң элек барлык машиналарның да сезне үткәрүенә инану мөһим. Киемгә яктылык кайтаручы элементлар тагу киңәш ителә, ул чакта машина йөртүчеләр сезне ерактан ачык күрә алачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100