news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран чыгуы һәм һава торышының +5 градуска кадәр җылынуы көтелә

Буран аркасында күз күреме начарланачак, юлларда урыны белән көчле бозлавык барлыкка киләчәк.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 мартта, Татарстанда көннең җылынуы көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ул һава шартларының начараюы белән чиратлашып барачак.

Иртәгә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә һәм иртән кар һәм җепшек кар явуы көтелә, кайбер урыннарда буран чыгарга һәм юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Көндез бераз кар һәм җепшек кар явуы ихтимал.

Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Республика юлларында бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә метеорологлар.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -2, -7 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә термометрның терекөмеш баганасы 0, +5 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot