news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авариядә үлгән алты айлык сабый беркетелмәгән балалар утыргычында булган

Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкәч, өч кеше һәлак булган.

Авариядә үлгән алты айлык сабый беркетелмәгән балалар утыргычында булган

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда авария дә үлгән алты айлык сабый беркетелмәгән балалар утыргычында булган, дип хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясе.

Элегрәк «Татар-информ» Саба районында «Лада» һәм «Киа» автомобильләре катнашында авария турында хәбәр иткән иде. Бәрелештә «Лада» салонында алты айлык малай һәлак булган. Моннан тыш, тагын дүрт кеше зыян күргән, алар арасында сабыйның ата-аналары да булган. Малайның әтисе хастаханәгә барганда юлда үлгән.

«Лада» белән баланың 25 яшьлек әтисе идарә итә. Ул алдагы машинаны узарга чыга, тик маневр өчен җитәрлек ара булуына инанмый һәм каршыга килүче «Киа» белән кара-каршы бәрелешә.

«Лада» машинасында 74 яшьлек пассажир хатын-кыз да һәлак булган. Сабыйның 21 яшьлек әнисе һәм «Киа» шоферы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Авария вакытында сабый бала креслосында булган, әмма ул тиешенчә беркетелмәгән. «Лада» пассажирлары да иминлек каешларын эләктермәгән.

ТР Дәүләт автоинспекциясе барлык машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Һава торышы начар булганган вакытта автомобиль белән идарә иткәндә имин тизлек сайларга һәм куркыныч маневрлардан тыелырга кирәк.

Машина йөртүче һәм пассажирлар хәрәкәт вакытында каешларын эләктерергә, балаларны балалар утыргычларында йөртергә кирәк, алар тиешле тәртиптә беркетелергә тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100