news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авариядә алты айлык бала һәм аның атасы һәлак булган

Һәлакәттә имгәнгән кешеләрне хастаханәгә илткәннәр.

Татарстанда авариядә алты айлык бала һәм аның атасы һәлак булган

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген көндез Татарстанның Саба районында Ике басу Арташ авылы янында авариядә 2020 елда туган, әле алты айлык кына булган сабый бала һәлак. Баланың әтисе хастаханәгә барганда юлда үлгән. 

Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр иткәнчә, бәрелешкән машиналарның алгы якларына җитди зыян килгән, 14нче модельле «Лада» кузовының алгы өлеше тулысынча яньчелгән.

Һәлак булган бер яшьлек бала «Лада» салонында барган. Аның әти-әнисе, шулай ук автомобильнең тагын бер пассажиры җитди зыян күргән. Аларны авыр хәлдә җирле хастаханәгә илткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100