news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан янындагы шәхси йортта янгында ир-ат һәлак булган

Бүген иртән иртүк Богородский авылы Комаров урамында шәхси йорт янган.

Казан янындагы шәхси йортта янгында ир-ат һәлак булган

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Бүген иртән иртүк Казан янындагы Богородский авылы Комаров урамында шәхси йорт янган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Хәбәр иртәнге 5.46 сәгатьтә янгыннан коткару 101 номерына килгән. Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.

Тиздән янгын сүндерүчеләр утны сүндерә алган. Йортның янган калдыкларында 64 яшьлек ир-ат мәете табыла. Аның хатыны яна торган йорттан чыгарга өлгергән. Хәзер янгын чыгу сәбәбе ачыклана.

Моңа кадәр «Татар-информ» Казанның Энергетиклар урамындагы торак йортта янгын булуы турында хәбәр иткән иде. Янгын сүндерүчеләр подъездда көчле төтен булу сәбәпле мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган биш кешене, шул исәптән бер баланы коткардылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100