news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күп катлы йортта чыккан янгыннан биш кешене коткардылар

Янгында беркем дә зыян күрмәде, хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.

Казанда күп катлы йортта чыккан янгыннан биш кешене коткардылар

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Кичә Энергетиклар урамындагы йортта дүртенче каттагы фатирларның берсе янды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Янгын турында әлеге йортта яшәүчеләр кичке унбердә 101 номеры буенча хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр дүртенче катта тәрәзәдән чыга торган куе төтенне күрделәр.

Битлекләр ярдәмендә янгын сүндерүчеләр биш кешене, шул исәптән бер баланы янган йорттан урамга алып чыгалар. Берничә минуттан соң янгын тулысынча сүндерелде.

Янгында беркем дә зыян күрмәде, хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100