news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Программада өзеклек килеп чыгу сәбәпле, Минзәлә бассейнында вентиляция эшләмәгән

Кичә Минзәлә шәһәрендә бассейнда хлор белән агуланган сигез баланы хастаханәгә озатканнар, шуларның өчесен стационарга салганнар.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Минзәлә шәһәрендә бассейндагы компьютер программасында өзеклек килеп чыгу аркасында, вентиляция эшләмәгән.

  • Минзәлә бассейнында сигез бала хлор белән агуланган, өчесен хастаханәгә озатканнар, дип хәбәр иткән идек.

«Юбилейный» спорт мәктәбе җитәкчесе Рәмзил Бәдриев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, спорт комплексына заманча җиһаз урнаштырылган, аның төзеклеген махсус компьютер программасы күзәтә. Бер мизгелдә анда өзеклек килеп чыккан һәм вентиляция системасы эшләүдән туктаган.

«Кичен берничә бала үзләрен начар хис итте, аларны шунда ук урамга чыгардык, табиблар һәм ашыгыч хезмәтләр чакырттык, спорт комплексын яптык. Вентиляция өчен җавап бирә торган компьютерда өзеклек килеп чыгуы ачыкланды. Ул бер сәгатькә якын эшләмәде. Хәзер моның сәбәпләрен тикшерәләр», - дип ачыклык кертте Рәмзил Бәдриев.

Хәзерге вакытта спорт комплексы ябык. Җитәкче сүзләренчә, барлык җитешсезлекләр бетерелеп, гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыкланганнан соң ул кабат ачылачак.

«Мондый хәл бүтән кабатланмасын өчен барлык җитешсезлекләрне дә бетерергә кирәк», - дип искәртте Бәдриев.

Республика прокуратурасы балалар агуланганнан соң тикшерү башлады. Бу эшкә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре дә җәлеп ителәчәк.

Хәзерге вакытта күзәтү ведомствосы хезмәткәрләре шаһитларның җавапларын тыңлый һәм документларны өйрәнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100