Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәлә бассейнында сигез бала хлор белән агуланган, өчесен хастаханәгә озатканнар
Әлеге факт буенча иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү турында җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстанның Минзәлә шәһәре бассейнында балалар хлор белән агуланган. 12-15 яшьлек сигез баланы хастаханәгә алып килгәннәр. Табиблар карагач, өч баланы хастаханәгә салганнар.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Ачыкланганча, кичә берничә баланың бассейнда кинәт хәле начарланган. Тренер балаларны урамга алып чыккан, шуннан соң ашыгыч хезмәт вәкилләрен чакырткан.
Корылманы тикшерү нәтиҗәсендә бассейнда вентиляциянең төзек булмавы ачыкланган.
Әлеге факт нигезендә «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
«Гадәттән тыш хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау максатыннан тикшерү үткәрелә. Тиешле экспертиза билгеләү турындагы мәсьәлә хәл ителә», — дип ачыклык кертте Шептицкий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз