Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда АУЕ* активистларына Россиядә беренче җинаять эше кузгатылган
Ун эпизодтан артык булган эшләрнең детальләре әлегә игълан ителми.
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Россиядә АУЕ* активистларына карата беренче җинаять эше Татарстанда кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га хокук саклау органнарындагы чыганактан билгеле булды.
Хәзерге вакытта җинаять эше буенча Чаллыда яшәүче 15 яшүсмер уза, алар унбиш яшьтән алып унтугыз яшькә кадәр булган кешеләр. Аларны төркемләп һәм көч кулланып кылынган талауларда гаеплиләр. Моннан тыш, яшүсмерләрнең кайберләре социаль челтәрдәге битләрендә нацистлар свастикасы урнаштырган.
Эшләр узган елның көз азагында —кыш башында кузгатылган. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу шау-шулы эш буенча хөкем карарлары быел ел азагында булыр дип көтелә.
Ун эпизодтан артык булган эшләрнең детальләре әлегә игълан ителми.
Кичә агентлык хәбәр иткәнчә, Россия Югары суды АУЕ* иҗтимагый хәрәкәтен экстремистик дип таныды.
* Россиядә эшчәнлек тыелган экстремистик оешма.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз