Казанда ике трамвай бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән, берсенең аягы өзелгән

Барлык зыян күрүчеләрне дә 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Павел Климчак). «Компрессорный» тукталышында ике трамвай бәрелешү нәтиҗәсендә зыян күргән бер кешенең аягы өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы аша билгеле булды.

Агентлык Казанда ике трамвай бәрелешүе хакында алдарак хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, ике кондуктор һәм ике трамвай йөртүче (27, 50, 64 яшьлек ир-атлар, шулай ук 54 яшьлек хатын-кыз) зыян күргән.

Зыян күргән бер ир-атның авария вакытында аягы өзелгән. Барлык зыян күрүчеләрне дә 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.