news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике трамвай бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Казанда ике трамвай бәрелешкән

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Бүген иртәнге җидедә «Мегга Мебель» сәүдә үзәге каршында иртәнге җидедә ике трамвай бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше төрле җәрәхәтләр алган.

«Авариядә дүрт кеше зыян күргән, аларның берсе 7нче Шәһәр хастаханәсенә китерелгән, өчесенә авария булган урында ярдәм күрсәтелә», — дип хәбәр иттеләр агентлыкка ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100