news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада ике көн элек югалган баланы тапканнар

Ул мәктәп янындагы бинада булган.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Камада ике көн элек югалган укучы малайны тапканнар.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, баланы мәктәп янындагы бинада тапканнар. Малай шунда йоклаган.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Түбән Камада укучы малайны эзлиләр, ул мәктәптән чыгып киткән һәм югалган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100