news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада мәктәптән кайтышлый югалган малайны эзлиләр

Баланы полицейскийлар һәм «ЛизаАлерт» волонтерлары эзли.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Камада мәктәптән өенә кайтырга чыккан һәм югалган 12 яшьлек малайны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Баланың югалуы турында полициягә гариза алдагы көнне килгән. Малай мәктәптән өенә кайтырга чыккан һәм шуннан соң аның кайда булуы турында бернинди хәбәр юк.

Хәзер баланы полицейскийлар һәм «ЛизаАлерт» отряды волонтерлары эзли.

 Малайның буе якынча 125 см, ябык гәүдәле, кара-көрән чәчле, коңгырт күзле. Кара-зәңгәр куртка һәм чалбар кигән, аякларында кара ботинкалар. Үзе белән рюкзагы булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100