news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Башкортстандагы авариядә һәлак булучылар белән хушлашалар

Җирләү эшләре белән шөгыльләнә торган компания хезмәткәрләре сүзләренчә, хәзерге вакытта өч кешенең мәетен туганнарына тапшырганнар.

(Чаллы, 16 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда Башкортстандагы авариядә һәлак булучылар белән хушлашалар. Биредә Татарстан автобусы әйләнеп каплану нәтиҗәсендә алты кешенең гомере өзелде.

Иртәдән үк шәһәр моргы янында Башкортстан Республикасының Архангель районындагы авариядә һәлак булучыларның туганнары, дуслары һәм якыннары җыелды.

Җирләү эшләре белән шөгыльләнә торган компания хезмәткәрләре сүзләренчә, хәзерге вакытта өч кешенең мәетен туганнарына тапшырганнар. Калган мәетләрне туганнарына көн дәвамында бирәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot