news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстандагы янгыннан соң, Татарстан прокуратурасы картлар йортларын тикшерәчәк

11 кешенең гомерен өзгән янгын бүген төнге өчләр тирәсендә картлар тәрбияләнә торган шәхси пансионатта чыккан.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстандагы янгыннан соң, Татарстан прокуратурасы республикадагы картлар йортларын тикшерәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Илдус Нәфыйков картлар һәм инвалидлар йортларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерергә кушты. Учреждениеләрне финанслау мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәк.

«Шулай ук вәкаләтле органнарның янгыннарны һәм башка хәвеф-хәтәрне кисәтү буенча үзләренә йөкләнгән вазифаны ничек үтәве тикшереләчәк», - дип искәртте Галиев.

«Татар-информ» агентлыгы бүген төнлә Башкортстанда шәхси картлар йортында янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Янгында 11 кешенең гомере өзелгән, дүртесен коткарганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100